Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Садикны балаң туганчы ук сайла...

Авырлы вакытның иң рәхәт чоры – икенче триместр диләр һәм... бик дөрес әйтәләр! Беренче өч ай да ярыйсы гына уза, ә менә өченче триместрда исә авырлы хатын-кызга Алла ярдәм бирсен! Юуук, моның төп сәб...

Авырлы вакытның иң рәхәт чоры – икенче триместр диләр һәм... бик дөрес әйтәләр! Беренче өч ай да ярыйсы гына уза, ә менә өченче триместрда исә авырлы хатын-кызга Алла ярдәм бирсен! Юуук, моның төп сәбәбе – бала табар вакыт җитүдә генә түгел. Иң катлаулысы – бәбигә балалар бакчасы табу икән бит!

Балалары булмаган кешеләр минем бу җөмләмнән кычкырып көләчәкләр, билгеле. “Әллә саташкан инде бу хатын? Баласын табарга да өлгермәгән, инде садик сайлый...”, - диючеләр дә табылыр. Тик мин үпкәләмим, мин аларны аңлыйм! Авырлы вакытта караватта аягымны күтәреп, рәхәтләнеп алма ашап ятканда мин дә шулай уйлый идем. Тик өч бала анасы булган танышымның шалтыратуы бөтен декрет ялымның астын-өскә китерде. “Син, кызый, вакытыңны бушка уздырып йөрмә. Балаңны кайсы садикка бирәчәгегезне хәзердән үк хәл итеп куй. Туу турында таныклык алуга, шундук чиратка бас! Югыйсә бакчасыз калуыгыз ихтимал...”
Мин әле башта аңламадым - нинди таныклык, нинди садик..? Балага өч яшь тулганчы төгәл өч ел вакыт бар бит әле!!! Алай түгел икән шул. Бала өч яшьтә садикка эләксен өчен чиратка хәзердән үк басып куярга кирәк икән. Бары шул чакта гына сабый өчен күңел тыныч булачак.
Ярар, балалар бакчасына чиратка басарга кирәклеген аңладым. Ә садикны каян табарга соң? Татарстан дәүләт хезмәтләре порталындагы бакчалар исемлеге миңа бернинди мәгълүмат бирми. Садикларның номеры гына түгел, якын-тирәдә нинди бакчалар барлыгын да белми идем мин! Әгәр дә урамда берәрсе туктатып, иң якын балалар бакчасы кайда дип сораса, “безнең тирәдә бер генә садик та юк” дип җавап бирер идем, мөгаен.

Ә алар бар икән бит! Берәү генә дә түгел, ә өчәү!!! Аларын да көне буе интернетта утырып, якын-тирәдәге адресларны чагыштыра-чагыштыра гына эзләп таптым. Табуын-таптым, ә менә араларыннан берсен сайлау ай-һай авыр булды.
Иң башта тиз генә җыендым да, урамга чыгып киттем. Борынга кадәр җиткән корсак белән әлеге бакчаларны эзләп таптым. Биналарның төзеклеген, ишегалларының матурлыгын, уңайлылыгын, якын-тирәдә нинди кешеләр буталып йөрүен күзәттем. Бу процесс миңа шул тиклем ошады ки, һәрбер садикка кереп, директорлары белән дә сөйләшеп чыгасы идем әле. Ирем генә туктатты. “Әйдә, әллә кайларда каңгырап йөрмә, кайт. Интернетка кер дә, һәр садик турындагы фикерләрне укып чык”, - диде ул.
Тик интернетта ярты сәгать утырганнан соң, иремнең сүзен тыңлавыма мең тапкыр үкендем, иптәшләр. Нинди хәлдер, җәмәгать, тик интернет киңлекләрендә мин эзләгән садиклар турында бер генә төпле фикер дә тапмадым. Гомумән, Казан садиклары турында отзывлар бик аз интернетта. Булганнары да әллә кайчангы, искереп беткән фикерләр.
Ни өчен әниләр әлеге учреждениеләр турында үз фикерләрен язмый икән? Крем турында язалар, яңа күлмәк, кафе-рестораннар турында да отзывлар тулып ята. Ә менә халык өчен аеруча мөһим балалар бакчалары, мәктәпләр турында язарга теләүчеләр гомумән дә юк.
Шулай итеп, мин тагын тишек тагарак янында басып калдым. Башта төне буе йоклый алмыйча яттым. “Бала садиксыз кала икән”, - дигәнрәк фикерләр күңелемә тынычлык бирмәде. Башка ераграк урнашкан балалар бакчаларын да өйрәнергә микән дип уйландым.

Садик сайлау эшенә бик җитди карасам да, аның нәтиҗәсеннән риза түгелмен. Ник дигәндә, карындагы бәби үзенең садиклы булачагын ктөеп тормаска уйлаган булып чыкты. Ә инде роддомнан кайткач, миндә балалар бакчасы кайгысы түгел иде инде. Шуңа күрә теге өч садикның берсен сайлап, чиратка шунда басарга туры килде.
Хәер, чиратны бер бакчадан икенчесенә күчереп була дип сөйлиләр. Анысы дөрестерме-юктырмы, әлегә белмим. Бу тема минем өчен – кара урман хәзергә... Тиздән садик сайлау “эшенә” яңадан алынасы булыр, мөгаен.
P.S. Авыл җирендә яшәүчеләргә рәхәттер ул, ичмасам. Садик та сайлыйсы түгел, чират та юк! Әллә инде анда да бакча сайлауның үз үзенчәлекләре бар микән...
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев