Ир-малайларны тәрбияләүдә ялгышлар /психолог фикере/

1. Яшь кызлар, хәтта кайчак әниләр авызыннан да "Бөтен ирләр дә бертөрле" дигән сүзләрне ишетергә була. Бу, гадәттә, берәр шәхси вакыйга белән бәйле була. Балалар янында мондый сүзләрдән катгый тыелыгыз. Аларны ишетеп үскән малай чын ир-егет, гаилә терәге, хатынына таяныч, балаларына үрнәк була алмас.

2. Ир-малайның активлыгын, энергиясен тыю да кирәкми: алар кызлардан күпкә активрак. Бу - физиология. Һәрвакыт тыю балада невроз барлыкка китерә, аның нәтиҗәсендә ул тырнак чәйни, чәчен әвеш-тәвеш китерә башлый. Улыгызның артык активлыгын тойсагыз, спорт дәресләренә бирегез.
3. Күпләр тәмле сүзләр әйтсәң, ир бала юаш характерлы булып тәрбияләнә дип саный. Балагызга матур сүзләрне кызганмагыз: ир-бала, гадәттә, үзе дә алардан бик еш баш тартучан була. Әгәр ул әйтмәвегезне сораса - әйтмәгез.
4. Ир-ат көченә кагылышлы сыйфатларыннан көлмәгез. "Тешсез", "бәләкәчем", "куркак" дип атамагыз. Бу аңарда җитди комплекслар тудыра. "Чын егетләр бернидән дә курыкмый!" - дяиргә дә ашыкмагыз. Чынлап курыккан вакытта бу эмоциональ киеренкелек тудыра.

5. "Син - начар", - димәгез. "Бу эшең - начар" диегез. Уенчыкларын җыймаган баланы пөхтәсезлектә гаепләгәнче, аны шәхес буларак кимсетәчәгегезне уйлагыз. Җавап бирегез: сезнең тыңлаучан, әнисе сүзеннән чыкмаучы бала тәрбиялисегез киләме, әллә шәхес булсын дисезме?
6. Балалар бакчасында очраткан беренче мәхәббәте турында сөйләгәндә көлеп карамагыз. Бала бу тема мөһим түгел дип уйлар, әти-әни белән элемтә дә югала.
7. Сорауларын читләтеп узмагыз, җавап табарга тырышыгыз, бергәләшеп җавап эзләгез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.