ТӘРБИЯ
"Кызымны артык чисталыкта үстерүдә гаеплиләр..."
“Уф, тынычлыкта калдыр инде ул балаңны! Пычрак кулы белән конфет тоткан икән, дөнья беткән..!”Сез инде беләсез, минем дүрт бала (!) анасы булган бер бик яхшы танышым бар. Беркөнне ул мине кызымны арты...
“Уф, тынычлыкта калдыр инде ул балаңны! Пычрак кулы белән конфет тоткан икән, дөнья беткән..!”
Сез инде беләсез, минем дүрт бала (!) анасы булган бер бик яхшы танышым бар. Беркөнне ул мине кызымны артык чисталыкта үстерүдә гаепләде. Янәсе, бу рәвешле мин аның иммунитетын какшатам икән.
Әйе, килешәм, мин артык куркак һәм быткыч ана! Өстәвенә, соңгы вакытта ОРВИ, грипп, кызамык турында шулкадәр күп сөйлиләр ки, үзем дә сизмәстән депрессиягә биреләм, борчыла башлыйм. Шуңа күрә ярты сәгать саен кул юу, баланың борынына вируслар керүне тоткарлый торган дарулар салу хәзер көндәлек процедураларга әверелеп бара. Кая барасың, баланы ничек тә булса вируслардан сакларга кирәк бит инде...
Ә менә танышым минем белән килешми. Аның фикеренчә, нәниләр вируслар арасында үсәргә тиеш. Баланы микроблардан саклау, киресенчә, организмны какшата гына дип саный ул. “Баланың кулын минут саен юмыйлар инде. Бигрәк тә сабын белән. Ул бит начар микроблар гына түгел, ә файдалыларын да юып төшерә”, – дип шелтәләде ул мине. “Аннары ник чирли икән балам дип миңа шалтыратасың”, – ди.
Бу сөйләшүдән соң мин уйга калдым. Чыннан да, аның сүзләрендә дөреслек юк түгел, ахрысы. Икенче бер танышым (бала тудыру йортында бергә яткан идек) яңа туган баласын озак кына кеше күп йөри торган урыннарга алып чыгудан куркып яшәде. Анда микроблар, вируслар оясы, янәсе. “Иммунитеты ныгыгач йөри башларбыз әле”, – дип әйтә иде ул. Тик иммунитет ныгымады, ахрысы. “Балам бик еш авырый”, – дип зарлана...
Тагын бер мисал китерәм. Безнең күрше подъездда чегән гаиләсе яши. Шактый җитеш, заманча гаилә. Тик балаларына карап бер дә алай димәссең. Кайчан карама, алар гел урамда. Җәй көне чәчләре тузгыган, үзләре яланаяк, балалар мәйданчыгында мәш киләләр. Әниләре аларга төшке ашны да кайчак урамга алып чыгып ашата. Башта мин бу гаиләгә бик сәерсенеп карый идем, тик соңрак әниләре белән танышкач, фикерем үзгәрде. Ул шактый сөйкемле хатын булып чыкты. Сөйләшеп киттек. Һәм беләсезме, ул миңа нәрсә диде: аларның балалары ОРВИ белән бик сирәк авырый икән.
“Борын тыгылу, маңка агу, 37-38 температура кебек вак-төяк авырулар вакытында беркайчан да дару бирмибез. Нишләп әле баланың организмын теләсә нәрсә белән тутырырга ди. Иммунитет үзе көрәшә, үзе җиңә – шулай булырга тиеш. Зурысын бирмәсен...” – дип шаккаттырган иде ул мине.
Ә мин баланың борыныннан маңка күрендеме, тизрәк даруханәгә йөгерәм. Юууук, мин мондый позиция белән беркайчан да килешә алмаячакмын, мөгаен. Бала пөхтә итеп киенгән һәм аяк-кулы чиста вакытта гына мин үземне тыныч хис итәм. Сүз дә юк, артык чисталыкның зарарлы икәнлеген дә беләм. Тик үземне берни дә эшләтә алмыйм. Нишләргә икән?

Яшь әни язмаларыннан...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев