Лимон үстерергә теләүчеләргә 5 киңәш

Күпләр өендә төрле җиләк-җимеш орлыкларын утыртып карый. Уңышлы гына үсеп киткәннәре җимешләре белән дә шатландыра. Үзе матур, үзе нык лимон агачы үстерү буенча киңәшләр тәкъдим итәбез:
- Лимон ашалып беткәч, зур, ярыклары булмаган орлыкларны алып куегыз. Сай савытларга балчык салып, орлыкларны 2 см тирәнлеккә урнаштырыгыз. Берьюлы уннан да күбрәк орлык утырту кирәк, чөнки кайберләре генә тишелә.
- Үсентеләр күтәрелеп ныгыганчы, 5 ай буе җирне дымландырып торырга кирәк. Аннары, тамырларына зыян китермичә генә, аларны зуррак чүлмәкләргә күчерергә була. Балчыкка бераз черемә өстиләр.
- Агач ябалдашын гел өзгәләп тору зарур. Яшь ботакларны шулай ук өзеп торасы. Болай иткәндә, агач күпереп, матур булып үсәчәк. Чүлмәкне якты урынга куярга һәм ара-тирә төрле яклары белән кояшка борып торырга кирәк.
- Агачның балчыкка тиеп торган урынын бакыр чыбык белән урарга мөмкин. Ярты елдан соң аны алалар. Бу – җимеш бөреләнсен өчен яхшы.
- Әгәр агачның өй шартларында да күп итеп лимон бирүен теләсәгез, аның ботагына прививка ясатырга кирәк. Ул берничә елдан әйбәт уңыш җыярга мөмкинлек бирәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.