Россия Дәүләт Думасы депутаты Кайбыч укучыларына бүләк ясады


Илдар Гыйльметдинов Олы Кайбыч мәктәбенә бүләк ясады.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты буенча "Халкым мирасы" коллекциясен, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Әбием әкиятләре" дип аталган курчак театры җыелмасын, татар халкының күренекле шәхесләренең портретларын, "Татар теле - күңелем теле" дип аталган аудиокурс, физика һәм химия кабинетлары өчен приборлар бүләк итте. Болар барысы да укытучыларга белем бирүне нәтиҗәлерәк итәргә, ә укучыларга фәннәрне тагын да яхшырак үзләштерергә ярдәм итәчәк.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    125
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    365
    0
    1