Шарлотка пешерәбез /РЕЦЕПТ/

Алма өлгерә, дуслар, якыннарыгызны тәмле шарлотка белән сыйлар вакыт.
Ә сез бу рецептның каян килеп чыкканын беләсезме? Мәгълүматларның берсенә караганда, аны Англия пешекчеләре король Георг IIIнең хатыны Шарлотта өчен уйлап тапкан. Ул вакытта бисквит кисәкләрен сиропка манып, алма эчлеге белән чиратлаштырып тезгәннәр. Хәзер бу ризыкны пешерүнең нинди генә төрләре юк. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез.

Эш барышы: йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Тирән савытта йомырка агына ½ стакан шикәр комы кушып, күбекләнгәнче яхшылап болгатабыз. Сарысын калган шикәр белән күпертәбез һәм агы янына салабыз, барысын бергә бутыйбыз. Катнашмага әкренләп он, тоз, сода өстибез. Төерләр калмасын өчен, һәрвакыт болгатып торабыз. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш.
Юылган алманы турап, майлаган табаның төбенә тезәбез. Алар капланырлык итеп, өстенә камыр агызабыз.
180 °Ска кадәр җылытылган мичтә 30–45 минут пешерәбез.
Шарлотканы өстәлгә биргәндә, шикәр оны сибәргә, җиләк-җимешләр белән бизәргә була.

Кирәкле ингредиентлар:
4 йомырка;
1 стакан шикәр комы;
1 стакан он;
½ чәй кашыгы тоз;
½ чәй кашыгы сода;
3-4 уртача зурлыктагы алма.
Эш барышы: йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Тирән савытта йомырка агына ½ стакан шикәр комы кушып, күбекләнгәнче яхшылап болгатабыз. Сарысын калган шикәр белән күпертәбез һәм агы янына салабыз, барысын бергә бутыйбыз. Катнашмага әкренләп он, тоз, сода өстибез. Төерләр калмасын өчен, һәрвакыт болгатып торабыз. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш.
Юылган алманы турап, майлаган табаның төбенә тезәбез. Алар капланырлык итеп, өстенә камыр агызабыз.
180 °Ска кадәр җылытылган мичтә 30–45 минут пешерәбез.
Шарлотканы өстәлгә биргәндә, шикәр оны сибәргә, җиләк-җимешләр белән бизәргә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.