Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Трюфель конфетлары ясыйбыз/рецепт/

Бу конфетны ясауның төрле ысуллары бар. Ләкин кагыйдә бер – барлык ингредиентларны кушып шарчыклар әвәләү.1 ысул өчен ингредиентлар:5 аш кашыгы какао5 аш кашыгы сохари оны яки изгән печеньебал яки куе...

Бу конфетны ясауның төрле ысуллары бар. Ләкин кагыйдә бер – барлык ингредиентларны кушып шарчыклар әвәләү.
1 ысул өчен ингредиентлар:
5 аш кашыгы какао
5 аш кашыгы сохари оны яки изгән печенье
бал яки куертылган сөт.

2 ысул өчен ингредиентлар:


6 аш кашыгы коры сөт


4 аш кашыгы какао


2 аш кашыгы бал яки куертылган сөт.


3 ысул өчен ингредиентлар:
4 аш кашыгы коры сөт
4 аш кашыгы какао
2 аш кашыгы шикәр оны
2 аш кашыгы бал.

Эш барышы: барлык ингредиентларны катнашма барлыкка килгәнче болгатасы. Ләкин башта коры ингредиентларны кушып, сыеклыкны аз-азлап салу дөресрәк. Бал белән куертылган сөтне су яки сөт белән алыштырырга мөмкин. Конфет катнашмасына ваклаган чикләвекләр өстәргә була. Аннары шарчыклар әвәлибез һәм алар кибеп киткәнче, какао, көнҗет, чикләвек яки кокос вагында тәгәрәтеп алабыз.
Трюфель конфетларын эретелгән шоколадка манып ясарга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев