Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Туган көн килә елга бер тапкыр яки балалар өстәлен ничек үзенчәлекле итәргә?

Бала туган көненә өстәл әзерләүнең ни авырлыгы бар, дияр, кайберәүләр. Ләкин бу беренче карашка гына. Алар өстәленә шәмнәр куеп булмый – куркыныч. Кәгазьдән эшләнгән матур чәчәкләрне балалар озак тотм...

Бала туган көненә өстәл әзерләүнең ни авырлыгы бар, дияр, кайберәүләр. Ләкин бу беренче карашка гына. Алар өстәленә шәмнәр куеп булмый – куркыныч. Кәгазьдән эшләнгән матур чәчәкләрне балалар озак тотмаячак. Ә чын чәчәкләргә кызчыкларның да исе китмәве бар.

Иң яхшысы – өстәлгә ризыкларны үзенчәлекле итеп бирү.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең сез тырышып әзерләгән салатка яки кайнар ризыкка исе китмәскә мөмкин. Шуңа артык мәшәкатьләнү кирәкми дә. Алар өчен бутербродлар кулайрак. Ләкин алар казылык яки сыр белән ясалган гади булмасын. Мәсәлән, кызыклы җәнлек формасындагы бутербродлар, канапе эшләргә була. Алар аппетитлы да күренәчәк, өстәл бизәүнең дә менә дигән ысулы булачак.

Казылык, сыр кисәкләре, зәйтүн, кыяр, кукуруз, борчак кулланып, кәрәзле телефон, йә булмаса, диңгез кысласы тезәргә була. Ипи, казылык, яшел үләннәр, помидорны роза чәчәкләренә әйләндерү бик җиңел. Ә яшелчә, пешкән ит, сыр, ипи кисәкләрен таякчыкларга утыртып, күпкатлы канапе ясарга мөмкин.
Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне гади килеш бөтен балалар да яратмый. Моның да җае бар. Җиләк-җимешләрдән салат ясап, биек савытларга тутырырга һәм мармелад белән бизәргә була.

Шунысы мөһим, бутербродларны һәм канапеларны, яшелчә, җиләк-җимешләрне өстәлгә бирү алдыннан гына әзерләргә кирәк. Ә бу вакытта кечкенә кунаклар төрле уеннар һәм конкурсларда катнаша ала.
Әгәр, өстәл 4 яшькә кадәрге балалар өчен әзерләнсә, ризыкларны бизәү өчен вак, очлы предметлар кулланылмаска тиешлеген истә тотарга кирәк.

Әлбәттә, нинди бәйрәм шарлардан башка була инде! Бүлмәне ачык төстәге тасмалар, бантлар, шарлар белән бизәү туган көн өстәленә тагын да ямь бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев