Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Укучыга өстәл-урындык сайлыйбыз

Мәктәп укучысының сәламәтлеге өчен дәресләр әзерләү өстәленең уңайлы һәм яшенә, буена карата дөрес сайланган булуы мөһим. 6-7 яшьлек 1нче сыйныф укучысына (буе 110-120 см булса) өстәлнең биеклеге...

Мәктәп укучысының сәламәтлеге өчен дәресләр әзерләү өстәленең уңайлы һәм яшенә, буена карата дөрес сайланган булуы мөһим.
 
6-7 яшьлек 1нче сыйныф укучысына (буе 110-120 см булса) өстәлнең биеклеге 52 см, урындыкныкы – 32 см булу кирәк.
Әгәр баланың буе 120-130 см икән, өстәл биеклеге 57 см, урындыкныкы – 35 см булсын.
Шушы күрсәтмәләр ярдәмендә, буйлары озынрак балаларга да җиһаз сайларга мөмкин. Укучы 10 смга озын булса, өстәл биеклегенә 5 см, урындыкныкына 3 см кушыла.
Алай да өстәл һәм урындыкны баланың үзен утыртып карап алу яхшы.
Монда түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
– аяклар бөгелгәч, табаннар идәнгә тулысынча тиеп торсын;
– тезләр һәм өстәл арасында 10-15 см ара калсын;
– бала өстәл кырыенда басып торганда, аның терсәге өстәлдән 2-5 смга түбәнрәк булсын.

Өстәлләрнең гадәттә туры өслеклеләре сатыла. Ләкин, бераз авыш такталысын табасыз икән, анысы күзләр өчен яхшырак булачак. Юк икән, китаплар өчен терәткеч куллану зарур.
Өстәлнең озынлыгы 1 м, киңлеге 60 см булу җитә. Тартмалы өстәл дә сайларга мөмкин, ләкин аяк кую өчен 50×50 см урын калсын.
Төскә килгәндә, ачык, ләкин артык күзгә бәрелмәгән тондагы җиһаз сайларга тырышыгыз. Югыйсә, бик ачык төсләр балага фикерләрен  тупларга комачаулаячак.
Урындыкка бала аркасын терәп утыра алырга тиеш. Терәткеч биек һәм туры булсын. Урындык селкенергә тиеш түгел, шуңа укучыга әйләнеп йөри торган офис кәнәфие алмыйлар. Утыргыч та бик йомшак булмаса, яхшы.
Әгәр баланың табаннары идәнгә тиеп торырлык урындык тапмасагыз, аяк астына махсус аскуйма ясагыз.
Әлбәттә, балалар үсми тормый. Шуңа күрә биеклеген үзгәртеп була торган өстәл-урындык алу отышлырак.
Бик уңайлы җиһаз алган очракта да, баланы контрольдә тоту кирәк. Дәрес әзерләгәндә, өстәл белән гәүдә арасында 5 см ара калсын. Арка туры, җилкәләр тигез булырга, өстәл белән күзләр арасында 30 см ераклык сакланырга тиеш.
Өй эшләре эшләгәндә 30-40 минут саен тәнәфес ясап алырга да онытмагыз.
Дөрес сайланган җиһаз, аның артында дөрес утыру укучының умыртка баганасы торышына һәм сәламәтлегенә бәйле икәнен истән чыгармагыз һәм моңа баланы кече яшьтән үк өйрәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев