Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Үзе кечкенә - файдасы зур! Редиска белән 10 рецепт

Аз калорияле, салатларга үзенә бер тәм кертә торган редисканы күпләр яратып куллана. Ул аппетитны яхшырта, гемоглобинны күтәрә һәм иммунитетны ныгыта. Редиска белән ясала торган җиңел генә салат рецеп...

Аз калорияле, салатларга үзенә бер тәм кертә торган редисканы күпләр яратып куллана. Ул аппетитны яхшырта, гемоглобинны күтәрә һәм иммунитетны ныгыта. Редиска белән ясала торган җиңел генә салат рецептлары тәкъдим итәбез. Күңелегезгә хуш килгәнен сайлап, якыннарыгызны файдалы ризыклар белән сыйлагыз әле.

1.​ Редиска һәм кыяр салаты


Ингредиентлар:
10 редиска
3 уртача зурлыктагы кыяр
4 аш кашыгы каймак
1 чәй кашыгы тоз
суган кыягы, укроп, петрушка
Әзерләү тәртибе: яшелчәләрне һәм үләннәрне юабыз. Редиска һәм кыярның төпләрен алабыз, түгәрәкләп турыйбыз. Ваклаган үләннәр белән кушып, каймак салып болгатабыз.

2.​ Редиска һәм йомырка салаты


Ингредиентлар:
7-10 редиска
3 йомырка
2 аш кашыгы каймак
2 аш кашыгы йогырт
суган кыягы һәм башка үләннәр – тәменчә
тоз һәм борыч – тәменчә
Әзерләү тәртибе: йомырканы пешерәбез. Редиска һәм үләннәрне юабыз. Редисканы түгәрәкләп, үләннәрне вак итеп, йомырканы шакмаклап турыйбыз. Барысын бергә кушып, тоз, борыч салып, каймак һәм йогырт белән болгатабыз.

3.​ Редиска һәм яшел суган салаты


Ингредиентлар:
10-12 редиска
2 бәйләм яшел суган
1 бәйләм укроп
4 аш кашыгы каймак яки майонез
тоз – тәменчә
Әзерләү тәртибе: яшел үләннәрне юып, кәгазь сөлге белән корытып, вак итеп турыйбыз. Редисканы түгәрәкләп турап, үләннәр белән бутыйбыз һәм тоз сибәбез. Салатны каймак яки майонез белән аерым болгатырга да, 1 : 1 пропорциясендә икесен дә кушып салырга мөмкин. Теләк буенча яшел борчак өстәргә дә була.

4.​ Редиска һәм кәбестә салаты


Ингредиентлар:
10 редиска
уртача зурлыктагы кәбестәнең яртысы
петрушка яки башка үлән – тәменчә
тоз – тәменчә
Әзерләү тәртибе: үләннәрне һәм кәбестәне вак итеп турыйбыз. Аларны зур савытта болгатып, бераз йомшартабыз. 5-10 минутка калдырабыз. Бу вакытта редисканы юып, турыйбыз. Салатны болгату өчен 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 чәй кашыгы алма серкәсе, ярты чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем борыч кушып әзерлибез. Барлык ингредиентларны бергә кушабыз һәм әзер соусны салып болгатабыз.

5.​ Редиска, помидор һәм брынза салаты


Ингредиентлар:
5-7 редиска
2 помидор
2-3 салат яфрагы
1 шәмәхә суган
200 г брынза
4-5 аш кашыгы зәйтүн мае
тоз һәм борыч – тәменчә
Әзерләү тәртибе: суганны боҗралап, редисканы ярымтүгәрәкләп, помидор һәм брынзаны шакмаклап турыйбыз. Салатны кул белән ваклыйбыз. Барысын бергә кушып, тоз, борыч, май салып болгатабыз. Зәйтүн мае урынына үсемлек мае кулланырга, брынзаны фета сыры белән алыштырырга була.

6.​ Редиска һәм краб таякчыклары салаты


Ингредиентлар:
3-5 редиска
250 г краб таякчыклары
4 яшел суган кыягы
3 салат яфрагы
4 аш кашыгы майонез
тоз – тәменчә
Әзерләү тәртибе: редиска һәм краб таякчыкларын, суган кыякларын турыйбыз. Салат яфракларын кул белән ваклыйбыз. Барысын бергә кушып, тоз, майонез салып болгатабыз. Салат 10-15 минут торса, тагын да тәмлерәк була.

7.​ Редиска һәм алма салаты


Ингредиентлар:
7-10 редиска
2 яшел алма
1аш кашыгы көнбагыш төше
укроп
тоз – тәменчә
Әзерләү тәртибе: редисканы юып, озынча итеп әзерлибез. Алманы эре кыргычтан уабыз. Укропны вак итеп турыйбыз. Кыздырган көнбагыш төше салып, барысын бергә катнаштырабыз. 2 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы алма серкәсе, 1 чәй кашыгы горчица орлыгы, тоз салып соус ясыйбыз. Салатны шуның белән болгатып, бераз тотабыз.

8.​ Редиска һәм кузгалак салаты


Ингредиентлар:
5-8 редиска
10 кузгалак яфрагы
2 йомырка
2 аш кашыгы яшел борчак
2 аш кашыгы каймак
1-2 сабак укроп һәм петрушка
1-2 кыяк яшел суган
тоз – тәменчә
Әзерләү тәртибе: йомырканы пешерәбез, суынгач, шакмаклап турыйбыз. Шулай ук редиска, суган, укроп, петрушка һәм кузгалакны ваклыйбыз. Барысын бергә кушып, яшел борчак өстәп, тоз сибеп, каймак белән болгатабыз.

9.​ Редиска һәм кальмар салаты


Ингредиентлар:
5-6 редиска
3 кальмар
3 салат яфрагы
Әзерләү тәртибе: 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы лимон согы, 1 чәй кашыгы бәлзәмле серкә, 1 чәй кашыгы прованс тәмләткечләре, тәменчә тоз һәм борыч салып соус ясыйбыз. Кальмарларны чистартып, 1-2 минут тозлы суда пешереп алабыз. Суынгач, аларны түгәрәкләп турыйбыз һәм өстенә соус салып куябыз. 5-7 минутка калдырабыз. Бу вакытта редисканы юып, түгәрәкләп турыйбыз, салатны кул белән ваклыйбыз. Аларны кальмар белән кушып, яхшылап болгатабыз.

10.​ Редиска һәм тавык ите салаты


Ингредиентлар:
10 редиска
1 болгар борычы
1 кап вак сохари
300 г пешкән тавык ите
3 төш сарымсак
4 аш кашыгы майонез
1-2 сабак укроп яки петрушка
тоз һәм борыч – тәменчә
Әзерләү тәртибе: пешкән тавык итен, болгар борычын һәм редисканы озынчалап турыйбыз. Сохарилар да озынча булса яхшы. Үләннәрне ваклыйбыз. Сарымсакны изеп, майонез белән бутыйбыз. Барлык ингредиентларны кушып, яхшылап болгатабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев