Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне!

Бүген, 1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр! Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз.

Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!

Иң куанычлысы – сөенечле мизгелләр, көтеп алган каникуллар сезоны башланды. Җәй айларын истә калырлык, кызыклы һәм иң мөһиме файдалы итеп үткәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев