1 сентябрьдә - Корбан бәйрәме. Мәктәпкә барабызмы?

1 сентябрьдә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсенә нокта куелды. Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек.

Белем көне быел 4 сентябрьгә күчерелә, дигән сүзләр дә йөрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Мәктәптә белем көне, элек-электән килгән гадәт буенча, 1 сентябрьдә узачак.
Министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Фәридә Ишморатова:
– 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, беренче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырылачак. Ә 2 сентябрьдә укулар гадәти режимда узачак. Атнага биш кенә көн белем алучы беренче сыйныф укучылары шимбә көнне ял итәчәк, – диде.
http://shahrikazan.com//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.