14 яшькә кадәр гөмбә ашарга ярамый

Роспотребнадзор 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатмаска киңәш итә, чөнки аның белән агулану ихтималы зур. “Ел саен Россиядә меңнән артык кеше гөмбә ашап агулана, үлүчеләр дә бар. Агулануны сәламәтлекләре какшаган кешеләр һәм балалар бигрәк тә авыр кичерә”, - ди белгечләр.
Күпләр гөмбә җыя белми. Роспотребнадзор киңәш иткәнчә, гөмбәне юл буйларыннан һәм торак пунктлар янында җыярга ярамый. Шунысы да бар: гөмбәне пакет яки чиләккә түгел, кәрҗингә җыю хөерлерәк. Ә аны әзерләү алдыннан 10 минут пешереп алу зарур.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!