15 яшьлек яшүсмер әти-әнисен тезләнеп гафу үтенергә мәҗбүр иткән [ВИДЕО]

Мәскәү өлкәсендә яшәүче 15 яшьлек малай үзен берничә тапкыр хастаханәгә ятып дәваланырга мәҗбүр иткән әти-әнисен тезләндереп гафу үтендергән һәм барысын да видеога төшергән.
Әлеге хәлнең килеп чыгуында 70 яшьлек әти кеше компьютер уеннарын гаепле саный. Гаилә башлыгы, уллары ярсудан аларны тезләнергә мәҗбүр иткән мәлдә, үзен дә, хатынын да якларга тырышып карамаган. Чөнки алар аффект халәтендә яшүсмер тагын да куркынычрак адымга барыр дип курыкканнар.
Бәхеткә, уллары гафу үтенгән ата-анага зыян салмаган, ә малайны кабат хастаханәгә озатырга туры килгән.
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.