19 май - Татарстан матбугаты көне

19 майда республикабыз журналистларының традицион бәйрәме – Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә.
1905 елның 19 маенда беренче Гомумроссия татар газетасы “Нур”ның тәүге саны басылып чыккан. Татарстан журналистларының һәм газета-журналлар нәшер итү белән бәйле барлык һөнәр ияләренең профессиональ бәйрәме әнә шул дата хөрмәтенә билгеләп үтелә.
Хөрмәтле журналистлар, полиграфчылар, газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, ветераннар! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә — сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгезгә таянып, заман белән бергә атлыйсыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗатыгыз гөрләп барсын, уй-теләкләрегез тормышка ашсын, һөнәри осталыкка ирешегез. Сезгә күңел көрлеге, бәхет-шатлыклар, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын! Бәйрәм белән!
"Сабантуй" журналы редакциясе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?