Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

2021 ел нинди булыр?

Яңа 2021 елга санаулы көннәр калып бара. “Сабантуй” журналы укучыларын яңа сан белән шатландыра.

Яңа 2021 елга санаулы көннәр калып бара. “Сабантуй” журналы да укучыларын яңа сан белән шатландыра.  Ул нәкъ бәйрәмчә «киенгән»: төсле, якты һәм мавыктыргыч. Тышлыгына гына күз салыгыз! Шәвәли Яңа ел символы – Үгез белән “сөзешә”. Кем җиңәр? Уртак тел таба алырлармы? Моны комиксны укыгач белерсез.

2021 елда йолдызлар Кучкарларга – масаеп йөрмәскә, Үгезбозауларга – телефоннан читләшергә, Кыслаларга – юк-барга борчылмаска киңәш итә. «Сабантуй»да балалар өчен йолдызнамә – Яңа ел бүләге генә түгел, үзеңә яңача карау мөмкинлеге дә.

«Сабантуй» белән Яңа елны каршыларга әзерләнү бик җиңел! Ул бәйрәм табынына үзенчәлекле ризык пешерергә дә, үз кулларың белән бүләк әзерләргә дә өйрәтә. Ял иткән арада биремнәр чишеп яки кызыклы тәҗрибәләр ясап алырга мөмкин.

Сез дә “Сабантуй”лы булырга телисезме? Тизрәк язылыгыз! Яңа елда бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев