Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

3 яшендә 100гә кадәр русча, 20гә кадәр инглизчә һәм татарча саный! Кем баласы, дип уйлыйсыз? /видео/

Күпләрнең яраткан җырчылары Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның уллары Камил 3 яшендә үзенең акыл үсеше белән күпләрне сокландыра. Хәтта таң калдыра!Нәни егет әнисенең тырнак лакларын ингли...

Күпләрнең яраткан җырчылары Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның уллары Камил 3 яшендә үзенең акыл үсеше белән күпләрне сокландыра. Хәтта таң калдыра!



Нәни егет әнисенең тырнак лакларын инглиз телендә төсләрен әйтеп бирә, берничә телдә санап та күрсәтә. Озын сүзнең кыскасы, видеоны карарга тәкъдим итәбез.


[embed]https://www.instagram.com/p/BQxGa8ghaze/?r=wa1[/embed]

– Мин бик кырыс та түгел, шул ук вакытта балаларны артык иркәләмим дә, – ди Ильмира “син нинди әни” дигән сорауга җавап итеп. – Улыбыз инглиз теле белән бик кызыксына. Үзе теләп шундый мультфильмнар карый. Әтисе белән без шаккатып карап торабыз инде. 3 яшендә 100гә кадәр русча, 20гә кадәр инглизчә, 20гә кадәр татарча санарга өйрәнде. Төсләрне, җиләк-имешләрне шулай ук инглиз телендә әйтә. Хәтта яза да ала. Рус алфавитын да тулысынча белә. Төсләрне аера. Иң кызыгы: барысын да үз теләге белән өйрәнә. Мин карап кына барам. Улыбыз төс-кыяфәте белән миңа охшаса да, холкы белән нәкъ Руслан. Үз теләгенә ирешүчеләрдән, – ди җырчы елмаеп.



Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев