4000 тапкыр "отжимание" ясап Гиннес рекордлар китабына эләкмәгән... (ВИДЕО)


Биш яшьлек (!) Рәхим Куриев исемле чечен малае 2 сәгать 25 минут эчендә 4105 тапкыр (!) отжимание ясый. Әлеге вакыйганы видеога төшереп Гиннеслар рекордлар китабына җибәрләр, инде яшь спортчының исеме китапка да теркәлер дип өметләнәләр...
Тик рекордларны теркәүче абый-апаларыбыз Рәхимне мультфильм карарга башын борды, отжимание ясаганда астына такта тыкты дип бу рекордны рәсми рәвештә теркәүдән баш тарталар. Иң кызыгы һәм кызганычы шунда: хаталарсыз тагын бер тапкыр кабатларга тәкъдим итәләр! Рәхим Куриевның әлеге рекордын Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка багышлавы да игътибарсыз кала. Хәер әле, Рамзан әфәнде социаль челтәрләрдә үз сүзен әйтмәде, гадәттә, аның мөрәҗәгатьләреннән соң кешеләр гаепләрен танып гафу үтенә башлыйлар. Бу очракта да бәлки яшь спортчыга карата уңай нәтиҗә ясалыр.



[embed]https://www.youtube.com/watch?v=la1CD6rUxS0[/embed]

2015 елның декабрендә Элиста шәһәрендә яшәүче Бату Боктаев 3 сәгатькә якын вакыт эчендә 4050 тапкыр отжимание ясап рекорд куйган булган инде. Тик аның рекорды шулай ук Россия рекордлар китабында юк. Анда бары тик 2016 елның февралендә 1000 отжимание ясаган 8 яшьлек Даниил Белых (Великий Устюг) исеме генә урын алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    123
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    364
    0
    1