6 гимназия белән дуслаштык!

«Сабантуй» журналы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 гимназия укучылары белән очрашты. Башлангыч сыйныфта белем алучы сабыйлар татар басмаларын яратып укыйлар икән. Тик араларында мондый журнал барлыгын белмәүчеләр дә бар. Очрашу алар өчен икеләтә куаныч китерде.
Баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова балаларга басманың тарихы, бүгенге сәхифәләре турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Нәни дусларыбызга “Zooдөнья”, “Тәҗрибә”, “Табигать” сәхифәләре аеруча хуш килде. Әлеге сәхифәләр өчен әзерләнгән махсус видеоларны карап, сорауларга җавап бирделәр. Иң активлар “Сабантуй” журналына ия булды. Укучылар "Сәйдәш остаханәсе”ндә китап кыстыргычы ясады. Ниндине генә әле! Журналның герое – шук, җитез егет Шәвәли рәсеме төшерелгәнне!
Баклашова Ольга Николаевна җитәкләгән гимназиядә бүгенге көндә 2 меңнән артык бала белем ала. Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче, татар теле өчен янып йөрүче укытучыларны күреп, күңел шатланып кайтты. Балалар да туган телдә иркен сөйләшәләр, талантлылар.
“Сабантуй” укучылары белән мондый очрашу үткәрүдә ярдәм иткән мәктәп коллективына, аерым алганда, гимназиянең директор урынбасары Гөлшат Гариповага рәхмәтебезне җиткерәбез. Гимназия белән дуслык җепләре киләчәктә дә ныгыр, укучыларыбыз тагын да артыр дигән теләктә калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.