Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

79 нчы лицейда очрашу

«Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан Казан мәктәпләрендә очрашулар дәвам итә. Бу атнада без 79 нчы экология-технология лицеенда кунак булдык.

2024 елның 1 нче сентябрендә генә ачылган мәктәптә 600 дән артык бала белем ала. Тәҗрибәле мәктәп директоры Гөлназ Галеева бәйрәм чарасын ачылышында укучыларга бик тә мәгънәле сүзләр җиткерде:
«Безнең Республикабызда гаҗәеп бай|тарихлы «Сабантуй» журналы чыгып килә. Без укытучылар, мәктәптә укыганда бик яратып укый идек. Сезгә дә укучылар, үзегезнең иҗади язмаларыгызны бастыру өчен зур мөмкинлек. Әкиятләр, иншалар, шигырьләр иҗат итәсез икән, «Сабантуй» журналы белән дуслаша аласыз!»,- дип укучыларны журнал белән таныштырды.
Очрашуда «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре Руфия Мөхетдинова һәм Айсылу Имамиева катнашты. Басма тарихы, андагы сәхифәләр белән таныштыру, укучыларның да чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Язучы Айсылу Имамиева исә, балаларны әкиятләр язырга, көндәлекләр алып барырга киңәш итте. Укучыларга да үзе иҗат иткән әкиятне укыды.
«Лицеебыз әле яңа гына ачылды. Бик матур, якты китапханәбез бар. Укучыларны китап укуга кызыксындыру максатыннан төрле очрашулар үткәрә башладык. Югары сыйныф укучылары галим Фоат Галимуллин белән очрашса, бүген башлангыч сыйныф укучылары «Сабантуй» журналы белән танышты. Алга таба да мондый очрашуларны дәвам итәсебез килә», - ди 79 нчы лицейның китапханә мөдире Ләйлә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев