Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Абхазлар озак яши! Ник? Нигә? Ник алай?

Абхазия кешеләре – озын гомерлеләр. Моның сәбәбе – аларның туклану рәвешендә. Абхазлар нигездә кәҗә сөте  эчә, сыр ярата. Иткә бик исләре китми, әмма яңа суелган сарык, сыер, тавык итеннән беркайчан д...

Абхазия кешеләре – озын гомерлеләр. Моның сәбәбе – аларның туклану рәвешендә.
Абхазлар нигездә кәҗә сөте  эчә, сыр ярата. Иткә бик исләре китми, әмма яңа суелган сарык, сыер, тавык итеннән беркайчан да баш тартмый. Ашларны  ногыт борчагыннан яки тарыдан пешерәләр, иртән һәм кичен туйганчы сыйланалар. Ризыкны бер тапкыр ашарлык кына әзерлиләр. Балны әчегән сөт белән дә,  төрле камыр  ризыклары белән дә күп кулланалар.  Баллы тәм-томнардан –  чурчхелага (чикләвектән  һәм йөзем согыннан әзерләнә), хәлвәгә, татлы җимешләргә өстенлек бирәләр. Абхаз ашларын аджикасыз  күз алдына да китереп булмый,  укроп, кинза, петрушка, чабыр, рәйхан, бөтнекне бик яраталар. Тозны бик аз, ә менә төрле чикләвекләрне бик күп кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев