Ачасырда – Таһири укулары

Яшел Үзән районы Ачасыр авылы мәктәбендә Шакирҗан Таһири исемендәге фәнни-гамәли конференция узды, дип хәбәр итә әлеге мәктәп укучылары. Яшел Үзән районының Норлат, Мулла Иле, Урысбага, Акъегет, Күгеш, Ачасыр мәктәпләреннән 33 укучы бу конференциядә үз көчләрен сынаган. Эш дүрт юнәлештә алып барылган. Иң кызыгы һәм яңасы, мөгаен, «Матур язу – каллиграфия» юнәлеше булгандыр. Монда 1 нче урынны егет кеше ‒ Норлат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Салават Садыйков яулаган. Афәрин, язуы бик матур икән! Жюрида булган Әлфинур апа Шиһапова укучыларга гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класс та күрсәткән әле. Башка секцияләрдә катнашучылар Ш.Таһири нәселен өйрәнгән, татар рәссамнары иҗаты белән танышкан, мәктәп музейларына виртуаль сәяхәт оештырылган. Әлеге укуларда катнашучы һәр балага дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.