Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ачык янчык

Синекедәй акча янчыгы беркемдә дә булмаячак! Дус кызларың: «Миңа да шундый кирәк иде, кайсы кибеттән алдың?» – дип артыңнан йөриячәк әле! Кибетче апа да, синең акча янчыгыңны күрер өчен, кибеткә килүеңне көтеп торачак. Әйдә, тизрәк эшкә кереш! Бергәләп акча янчыгы ясыйбыз!

Кирәк булачак:

Фетр

Энә

Калын җеп

Кайчы

Карандаш

Кәгазьдән әзерләнгән түгәрәк өлге яки циркуль

Эш барышы:

1.Өлге яки циркуль ярдәмендә фетрга түгәрәк сыз һәм кисеп ал.

2.Түгәрәк читеннән бер сантиметр чамасы ара калдырып, эре-эре атлатып тегеп чык.

3.Җепнең ике очыннан тарт. Фетр түгәрәк янчыкка әверелер.

4.Җепнең очларын үзең теләгәнчә бизә.

 

Акча янчыгың гел тулы булсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев