ЯҢАЛЫКЛАР
Агачны яфрак, ә кешене нәрсә бизи?
Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. Ике уйла, бер эшлә. Карап торып тук булмассың. Сүздә мактанма, эштә мактан. Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр. Сө...
- Агач - җимеше белән, кеше - эше белән.
- Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.
- Ике уйла, бер эшлә.
- Карап торып тук булмассың.
- Сүздә мактанма, эштә мактан.
- Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр.
- Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт.
- Эшнең ояты юк.
- Эшсезгә аш юк.
- Тырыш бала - эх,яхшы! Ялкау бала - фу,шакшы.
- Тырышкан хур булмас.
- Эш - акчада, гөл - бакчада.
- Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.
- Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.
- Эш беләктә түгел, теләктә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев