Альбина Апанаеваның кызы сюрприз ясаган!

Җырчы Альбина Апанаеваның кызы әнисенә бүләк әзерләгән, ә җырчының әлеге сюрприздан күңеле тулган.
[embed]https://www.instagram.com/p/BRrESSWAZV3/?r=wa1[/embed]
Альбина Апанаеваның кызы әнисенә бүләккә шундый җыр өйрәнгән:
“Әнигә бүләккә булсын бу җырым,
Җирдә иң матуры – минем әнием”.
Гомумән, Миралия бик иҗади бала икән. Биергә, җырларга ярата. Гимнастикага йөри. Моңа артык гаҗәпләнәсе дә юк, “алма агачыннан ерак төшми” диләр бит.
– Концертлар белән еш чыгыш ясавым, музыка мәктәбендә укытуым аркасында, балага вакытым да җитеп бетмидер инде. Шуңа да кызым күп вакыт әбисе һәм әтисе белән кала. Әни элек балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Шуңа күрә баланың үсеше белән дә ныклап торып шөгыльләнә. Бергәләп җырлар, шигырьләр өйрәнәләр. Күптән түгел гастрольдән кайтышыма менә шундый сюрприз әзерләп куйганнар. Күңелләрем тулды, – ди Альбина.



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    87
    0
    0