Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Алишны искә алып

Абдулла Алишның тууына 115 ел

15 сентябрь халкыбызның батыр улы Абдулла Алишның туган көне. Тууына 115 ел булуга багышланган тантаналы чаралар башкалабызның Абдулла Алиш исемендәге 20 гимназиясендә башланып китте. Пионер урамы 10 нчы йортта урнашкан белем йорты 2015 елдан язучының исемен горур йөртә, аның исемен саклауда, танытуда зур эшләр алып барыла. 2021 елдан гимназиягә килгән кунакларны, укучыларны һәр көн Алиш бюсты сәламли.  Бәйрәм чарасы да әлеге бюст янында узды. 
«Гимназиябез  каһарман язучы исемен йөртүе белән без чын күңелдән горурланабыз. 2013 елда «Алиш варислары» музее ачылды. Монда укучылар  өчен язучылар, әдипләр белән  даими иҗади очрашулар үткәрелә. Ел саен «Алиш эзләреннән» эзләнү конференциясе уза.  Соңгы биш елда ул Россиякүләм статуска ия булды. Сез дә, укучылар,  Алишка лаеклы булып үсәргә, тырышып укырга тиешсез», - диде гимназия директоры, шагыйрә Рәхимә Арсланова.
 Искә алу чарасында Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе урынбасары И.Иксанова, А.Алиш премиясе лауреатлары: Г.Гыйлманов, Н.Сәяр, Й.Шәрәпова, Ф.Әһлия, В.Нуриев, Н.Каштанов, язучылар Р.Сәлах, Р.Нуруллин, Г.Әхмәди, Совет районы мәгариф идарәсе методисты Әлфия Мәсгут кызы, Балалар әдәбияты музее җитәкчесе Фәридә Бакый кызы  катнашты.
Абдулла Алишның туганнары Фаина һәм Фәридә Алишевалар, Азат һәм Гөлшат Сөнкишевлар әлеге күркәм бәйрәмнең кадерле кунаклары иде. Алар  язучыга бәйле истәлекләре белән уртаклашты, ә гимназия укучылары үз сәләтләрен күрсәтте.
Гимназиядә бик күркәм традиция бар. Мәктәп боерыгы нигезендә гимназия буенча А.Алиш премиясенә лаек укучыны сайлыйлар. Быел бу исемгә  11 нче сыйныф укучысы Айназ Галиев лаек булды.
Ә гимназия директоры Рәхимә Арсланованың А.Алиш премиясенә лаек булуы турындагы игълан тантанага тагын да бәйрәм рухы өстәде. Без дә редакциябез исеменнән Рәхимә Минвәли кызын котлыйбыз, иҗади уңышлар теләп калабыз. 
Искә алу чарасы Абдулла Алишның бюстына чәчәкләр салу белән дәвам итте. Ә ахырдан килгән кунаклар «Алиш варислары» музее белән танышты.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев