Алишны искә алып
15 сентябрьдә каһарман-язучы, әкиятче, шагыйрь, җәлилче Абдулла Алишның тууына 118 ел тулу уңаеннан Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 2 0 нче гимназиянең Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Раил Гатауллин, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Нурия Сәйяр катнашты. Тантаналы чара кысаларында, гимназия боерыгы нигезендә, Абдулла Алиш премиясе 11 нче сыйныф укучысы Ранил Фәйзуллинга тапшырылды. Шулай ук Камил Әсхәт улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган юбилей медальләрен гимназия директоры Рәхимә Минвәли кызы Арслановага, директор урынбасары Эльмира Мингазиз кызы Фәрхетдиновага һәм гимназиянең иң яхшы укучысы Ранил Фәйзуллинга тапшырды. 20 нче гимназиядә язучының исемен таныту, саклау максатыннан укучылар катнашында ел дәвамында төрле чаралар үткәрелә, язучы исемен йөрткән музейда тарих дәресләре уза. Абдулла Алишның иҗаты һәм батырлыгы яшь буын өчен һәрчак үрнәк.
Фотолар Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясенең архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев