Алсу Фазлыева балаларын грипптан ничек саклый?

Гриппның кызган мәле. Кем ничек булдыра, шулай саклана. Җырчы Алсу Фазлыева да гаиләсен ничек грипптан саклавы турында әйтте.
Алсу Фазлыева, җырчы:
- Инде хәзердән гриппка каршы чаралар күрә башладык. Вакытында әзерләнмәсәк, бөтен гаиләбез белән авырыйбыз без. Грипп сезоны җитүгә бүлмәләргә  туралган сарымсак куябыз. Безнең эш кеше арасында булгач, ашап булмый инде. Мин һәрвакыт өйне салкынча тотарга яратам, гел җилләтеп торам. Балалар да идәндә ялан тәпи йөри, җылы киендерергә тырышмыйм. Чыныгып үссеннәр. Шулай ук вируслардан «Ацикловир» кулланабыз, аны борынга сылыйбыз.
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы
929079023eaeff63a71a4768fe1a150a_xl

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    402
    0
    1