Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Алтын каләм” фестивале җиңүчесе: “Башкалар күрмәгәнне күрә белергә кирәк”

“Алтын каләм” XXI республикакүләм фестиваленең татар журналистикасы номинациясендә быел җиңүче дип Актаныш егете Илгиз Шәкүров табылды.Илгиз Шәкүров бәйгедә 5 нче тапкыр катнашкан.“Беренче елгы “Алтын...

“Алтын каләм” XXI республикакүләм фестиваленең татар журналистикасы номинациясендә быел җиңүче дип Актаныш егете Илгиз Шәкүров табылды.


Илгиз Шәкүров бәйгедә 5 нче тапкыр катнашкан.


“Беренче елгы “Алтын каләм” гә килгәндә сине алда нәрсә көтүен белмисең. Беренче тапкыр бәйгедә катнашканда үзем дә 5 көн буе анда нишләп була инде, дип уйлый идем. 5 нче тапкыр килгәндә әзерләнеп, нәрсә икәнен белеп киләсең. Уңышка ирешү өчен үзеңне күрсәтергә, башкалар күрмәгәнне күрә белергә, укучыга кызык булырлык итеп тырышырга кирәк”, - ди ул.


image


Быел 11 нче сыйныфны тәмалаган Илгиз киләчәктә үзен татар журналистикасында күрүен белдерде. Ул үзен басма матбугатта яки радиода сынап карарга тели.


Искәртеп узабыз: бүген Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында "Алтын каләм" республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел ул 21 нче тапкыр үткәрелде.


Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел анда катнашырга теләүчеләр саны 30 процентка күбрәк булган. Бәйгенең читтән торып уздырылган өлешенә Татарстанның 38 районыннан журналистика белән кызыксынучы балалар заявкалар юллаган, шуларның 25се финалга узган.


"Алтын каләм" 7 юнәлештә уздырыла - рус матбугаты, татар матбугаты, фото берләшмәсе, радио берләшмәсе, телевидение берләшмәсе, рr һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар, басма матбугатта дизайн һәм верстка. Быелгы фестиваль кысаларында катнашучылар татарча һәм русча 4әр газет чыгарган, 3әр телетапшыру һәм 30дан артык радиотапшыру әзерләгән. Шулай ук 2 рr проектны гамәлгә ашырган.


Чыганак: Татар-информ




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев