Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Алтын куллы мөгаллим

Бәйге

 

Дустым, 2023 ел – Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, син үзеңнең укытучың турында бар җиһанга сөйли аласың. Ничекме?! «Сабантуй» журналы «Алтын куллы мөгаллим» дип исемләнгән иншалар бәйгесе игълан итә. Яраткан укытучыңның, белем бирүдән тыш, тагын нинди дә булса мавыгуы бар икән (әйтик, тортлар пешерә, гөлләр үстерә, үз куллары белән ниндидер эксклюзив әйберләр ясый, ди), бу бәйге синең өчен!

1. Яраткан укытучыңның шөгыльләре турында инша яз.

2. 2023 елның 2 яртыеллыгы өчен «Сабантуй» журналына языл.

3. Квитанция күчермәсен, язган иншаңны һәм укытучыңның фоторәсемен sabantui@bk.ru адресына 1 маена кадәр юлла.

Өч җиңүчене 2023 елның 23 маенда билгеләрбез. Иң яхшы инша авторын котларга һәм алтын куллы мөгаллим белән танышырга шул мәктәпкә барачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев