«Апуш» чакыра

26-27 февральдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә (Н.Ершов урамы, 57а йорты) «Апуш» дип аталучы өр-яңа балалар театр студиясенә кастинг узачак. Әлеге студияне Казан Мэриясе оештыра. Анда татар телендә аралашучы 9-15 яшьлек укучылар катнаша ала.
Кастингка килгән бала үзенең сәләтен күрсәтергә (җырларга, биергә, шигырь сөйләргә мөмкин) яки үзе белән кызыклы итеп таныштырырга тиеш. Шулай ук жюри әгъзалары кушкан биремнәрне дә үтәргә кирәк булачак. Уңышлы чыгыш ясаучылар «Апуш» театр студиясендә бушлай шөгыльләнәчәк! Студиядә физик мөмкинлекләре чикле балалар да шөгыльләнә алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Апуш»та балалар татарча спектакльләр әзерләячәк, төрле шәхесләр белән мастер-классларда катнашачак, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал буенча дәресләр алачак.
Укучыларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина укытачак. Җитәкче, педагог – Алия Фәйзрахманова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.