Безнең спортчы Россия Кубогы этабында җиңүче!

2 декабрь көнне Красноярскта чаңгы ярышы буенча Россия Кубогының I этабы узды. Спортчылар 10 һәм 15 чакрымга ирекле стиль белән узыштылар.
Фото: ski-tatarstan.ru
Ир-егетләр арасында беренче һәм өченче урыннарны үзебезнең Татарстан спортчылары яулады: беренчелеккә Артем Николаев ия булса, икенче урынга Мәскәү өлкәсе чаңгысысы Максим Зубцовны уздырып, Владимир Фролов өченче булды.
Фото: ski-tatarstan.ru
Шулай ук ярыш нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка Татарстан Республикасы җыелмасыннан тагын 4 чаңгычы эләкте: Владимир Фролов, Денис Катаев, Андрей Феллер һәм Сергей Лытнев.
Кызларыбыз да сынатмады. Спринтта республикабыз җыелмасы спортчысы Христина Мацокина көмеш медаль, ә ирекле стиль белән 10 чакрымга узышта хатын-кызлар арасында Диләрә Сабирҗанова бронза медальгә ия булдылар.

Татарстан чаңгычыларын котлыйбыз! Бу кыш медальләргә бай булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.