Артисттан артист туа: Ландыш һәм Ләйлә Нигъмәтҗанова! /видео/

Талантлы артист балалары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Ландыш Нигъмәтҗанова 3 яшьлек кызы Ләйләне алдына утыртып, җыр башкара: 


[embed]https://www.instagram.com/p/BQucP2NhG2T/?r=wa1[/embed]

Популяр җырчы, өч бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйләгә 4 мартта 3 яшь тула. Яттан ук белмәсә дә, кызчык әнисенең җырларына кушылып җырларга ярата икән. Әлеге видеода да әниле-кызлы бергәләшеп “Табасылар иде” җырын башкара.


Кечкенә генә булса да, энесен дә карарга булыша Ләйлә. “Тарткалашып та алалар инде, ә болай энесен гел үбеп, “улым” дип сыйпап кына тора”, – ди җырчы. Ландыш өч баласы белән дә өйдә чакта бары татарча гына сөйләшә икән. Ләкин соңгы арада Ләйлә балалар бакчасыннан рус сүзләрен дә ияртеп кайта башлаган.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: