Айсылу Лерон хафага төшкән: "Барып чыгабыз хәзер!"

 Танылган телевидение алып баручысы, инстаблогер Айсылу Лерон нәрсәгә шулай хафалана икән?
– Сәйдә (төпчек кызлары – авт.) “әни”, “әти” дип әйтергә ашыкмый әле . Шулай да әкренләп сөйләшергә итә, – ди Айсылу. – Бәхтияр абыйсы (Айсылуның энесе – авт.) үзе әйтә торган бердәнбер сүзен Сәйдәгә өйрәткән. Хәзер матур итеп сузып, “Всююүүү” дип йөри кызыбыз. Саубуллашканда “пыка-пыка” дип кабатлый, “апа” диясе урынга Фәридәгә “папА” дип кычкыра, нәкъ менә соңгы иҗеккә басым ясап. Тукта, гел русча түгелме соң моның сүзләре?! Барып чыгабыз хәзер! Уф, юк бит әле, “Сиңа ничә яшь?” – дип сорагач, татарча матур итеп: “Бер!” дип җавап бирә. Ю-ю-юк! Русчасын өйрәнер әле, иң элек туган телен белсен! Шулай бит?
 



Сәйдәнең көндезге йокысына мин дә килеп кушылдым әле бүген. Иртәнге биштә торган идем, "Әй, мәйтәм, мин дә йоклап алыйм әле!"😁 #эшбетмәс Ашны иртәнге алтыда ук пешерә башладым, балаларны уятып, бакчага озаттым, Сәйдүшкә ботка пешереп ашаттым🍚 Шул арада аш та пешеп чыкты. Аннары бергәләшеп котырып алдык та, йоклап алырга булдык😴😴😴 Хәзер яңа көч белән тагын эшкә тотынабыз: идәннәрне юып чыгасы, кибеткә чыгып керәсе бар💪 . Хәерле көннәр! Ә сез көндез йоклауга ничек карыйсыз?😃


Публикация от Айсылу Лерон (@iceluleron)




 
Айсылуның борчылуы юкка, безгә калса. Апасы Фәридәгә карап Сәйдә дә туган телендә чатнатып сөйләшер! Фәридәнең "Сабантуй" шигырен сәнгатьле итеп укыганын карап шатланып туеп булмый:
 


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    272
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    428
    0
    3