Айсылу Леронның балалар фотосын интернетка куюга карата фикере

-Ә сез балагызның фотосын интернетка урнаштырырга курыкмыйсызмы?
Айсылу Лерон, «Татар радиосы»нда ди-джей:
– Бер дә курыкмыйм. Мин көн саен диярлек балаларымның фотоларын «Инстаграм» челтәрендә урнаштырып барам. Фотога бәйләп ниндидер тема күтәрәм, шәхси битемә язылучылар арасында аралашу оештырам. Фото аша бозуларга килгәндә, сиңа начарлык теләгән кеше аны теләсә ничек эшли ала дип уйлыйм. Ә фотоны коммерция максатларында файдалансалар ни? Бөтенесен уйласаң, яшәве катлаулы булыр иде. Баласының фотосын гомергә бер интернетка куйганнан соң, сабые авырганнар, күз тиде, дип борчыла. Минемчә, матурларын сайлап, яхшы ният белән, ешрак куярга кирәк фотоларны.
 
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    54
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    318
    0
    1