Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бадминтон буенча мастер-класс

#Мәктәп яңалыклары

30нче сентябрьдә бертуган Максудилар исемендәге 5нче номерлы Биектау урта мәктәбебездә бадминтон буенча  мастер-класс үтте. Дәрестә Европа чемпионы, күп мәртәбә Россия чемпионы Олег Донцов катнашты. Ул балаларга  уенда хәрәкәт итү һәм воланны күчерү алымнарын күрсәтте. Балалар бик шат булды. Аларга дәрес бик ошады.

Бадминтон турында берничә факт:

  • Бадминтон - ул ракеталы спортның иң тиз  төре.
  • Бадминтон буенча иң дәвамлы очрашу вакыты – 2 сәг 41 ми.
  • Уен вакытында воланның иң озак уйнавы 180 сугу тәшкил иткән.

Бертуган Максудилар исемендәге 5нче  Биектау мәктәбенең «Яшь журналистлар» иҗат студиясе укучылары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев