Бала сөйли: мәхәббәт, бәхет һәм сөйгән яр турында...

Олылар гел баш ватып яши - бармы ул мәхәббәт, ни ул бәхет, ничек үз тиңенне табырга?! Ә балалар инде бу сорауларга җавапны күптән белә. Шуңа күрә, аптырап тормагыз, сабыйларыгыздан сорагыз!

Кайбер ата-аналар сорашып караганнар, менә нинди җаваплар ишеткән алар:
Туй ни ул?
«Туй ул син бер кызны үзен белән урамга уйнарга чакырасың да, кире өенә әти-әнисенә кайтармыйсың!" Ярослав, 6 яшь
«Бер-берсен яраткан кешеләр гел үбешәләр дә үбешәләр. Аннары үбешеп аргач, нишләсеннәр - өйләнешәләр!». Даша, 8 яшь
Үзеңә тиңне ничек табарга?
«Син яраткан әйберләрне ярата торган кызны эзләргә кирәк. Мәсәлән, син футбол яратасың, ә хатының өйдә чипсы запасының бетмәвен кайгырта торган булсын». Алик, 9 яшь
«Миңа әни гел әйтә "үскәч ирең акыллы һәм яхшы булыр" дип. Миңа андый кирәкми, миңа озын буйлы һәм зәңгәр күзле кирәк!». Милана, 7 яшь
Ничә яшьтә өйләнергә кирәк?
«75 яшь тирәсендә. Ул вакытта кешенең бер эше дә булмый - кочаклашасың да ятасың!». Аня, 8 яшь
«Менә садикны бетерим дә - хатын эзлисе була!». Никита, 5 яшь
Кайчан үбешә башларга була?
«Кызга балдак алырлык акча җыйганчы - үбешергә ярамый. Миңа 20 сум тирәсе җыясы калды!». Арсений, 7 яшь
«Кайчан да ярый. Кеше генә күрмәсен!». Настя, 6 яшь
Синең әти-әниең ничек танышкан?
«Алар гел бергә булган. Аннары музейга барганнар да гашыйк булганнар». Богдан, 6 яшь
«Институтта әти әнидән өй эшләрен эшләргә булышырга сораган. Әни әйтә әти үзе дә бик акыллы, ләкин әни белән танышу өчен акыллы булуын күрсәтмәскә туры килгән». Женя, 7 яшь
Бәхетле гаилә булыр өчен нишләргә кирәк?
«Хатынга гел син матур дип кенә торырга кирәк. Иртән бал кортлары тешләп шешкән кебек булса да!». Миша, 8 яшь
«Минем әни гел әти белән ризыгын бүлешә, ә үзе әтинекен сорамый!». Таня, 6 яшь
 
http://my-fly.ru/blog сайтыннан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    16
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    16
    0
    0