Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баладан планшетны тыю өчен 9 сәбәп

Электрон җайланмалар безнең тормышны бик җиңеләйтә. Алар ярдәмендә без – якыннарыбыз белән һәрвакыт элемтәдә. Минут саен бер-беребезгә җибәрелгән фотоларны санап бетереп булмый. Бу җайланмаларны акыл...

Электрон җайланмалар безнең тормышны бик җиңеләйтә. Алар ярдәмендә без – якыннарыбыз белән һәрвакыт элемтәдә. Минут саен бер-беребезгә җибәрелгән фотоларны санап бетереп булмый. Бу җайланмаларны акыл белән генә куллана белсәң, алар файдалы. Тик, ни кызганыч, гаджетлар балаарыбызның тормышына да актив рәвештә үтеп керә. Ә бу аларга файдага була алмый. Ни өчен балаларга планшет белән аз вакыт дәвамында гына уйнарга рөхсәт ителә?
1. Балада яшьтә үк кешеләр белән мөнәсәбәтләр формалаша
Баланың баш мие 2 яшенә 3 тапкырга зурая. Ата-анасының тавышы, бергә үткәрелгән уеннар алга таба кешеләр белән яхшы мәнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә. Әмма даими рәвештә планшетта утыручы баланың нерв системасы үсеше аксый. Бу игътибарны тупларга, башкаларны кабул итәргә комачаулый.

2. Планшет, телефон кулланмаса, бала бәйлелекне тоймый
Планшет кнопкасына бер тапкыр басу белән, бала бар теләгәнен ала. Шуңа да ул смартфонга бик тиз ияләшә. Олы кешедән аермалы буларак, үзен контрольдә тота алмый.
3. Елау өчен артык сәбәп булмый
Әгәр кешенең нәрсәсен дә булса тартып алсаң, аның ачуы чыга. Планшетны тартып алганнан соң, истерикага бирелсә, аны тынычландырыр өчен планшет бирергә ашыкмагыз. Чөнки бу бары тик вакытлыча тынычландыру гына булачак. Алга таба һаман шушы планешет белән тынычландырырга кирәк булачак. Планшет урынына баланы башкача тынычландырырга тырышыгыз.
4. Йокысы яхшыра
Электрон жайланмаларны кич белән куллану йокыга начар тәэсир итә. Кешенең нерв системасы 21.00 – 1.00 аралыгында ял итә.

5. Укуга игътибары артачак
Смартфоннар баланың игътибарын читкә җибәрә, даими рәвештә таркау булып йөри.
6. Бала аралашучан булачак
Балага даими рәвештә үз гаиләсе, яшьтәшләре белән күзгә-күз карап аралашырга кирәк. Шулай итеп кенә ул кешеләрнең табигатен аңларга өйрәнәчәк. Бары тик тере аралашу гына аңа башка кешеләр компаниясендә үзен иркен тотарга мөмкинлек бирә.
7. Физик халәт активлыкка бәйле
Гаджетларны кулланганда, без гел бер халәттә булабыз. Бу баланың авырлыгы артуына китерә.
8. Баланың табигый игелеклелеге озаграк сакланачак
Көч куллану белән никадәр соңрак очрашса, шулай яхшырак. Ә күп кенә видеоуеннар көч куллану принцибына нигезләнеп ясала. Ә балада агрессия проблеманы чишәргә булышачак дигән фикер уятырга мөмкин.
9. Баланың тынычлыганнан да яхшы әйбер юк
Мәгълүматның күп булуы зарарлы булырга мөмкин. Бу олыларны да үзләрен тынычсыз тотарга мәҗбүр итә. Балалар турында әйтәсе дә юк инде.

Чыганак: AdMe.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев