Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Балалар Евровидениесе»ндә Татарстан данын кем яклаячак?

«Балалар Евровидениесе»нең ил күләмендәге финал сайлап алу турында Татарстанны «Очечи» шоу-төркеме тәкъдим итәчәк. 3 июньдә узачак сынауда һәр кеше алар өчен тавыш бирә ала. Кызлар үзләре бары тик җиң...

«Балалар Евровидениесе»нең ил күләмендәге финал сайлап алу турында Татарстанны «Очечи» шоу-төркеме тәкъдим итәчәк. 3 июньдә узачак сынауда һәр кеше алар өчен тавыш бирә ала. Кызлар үзләре бары тик җиңүгә генә өметләнә!
«Очечи» төркеменең оешканына инде ике ел икән. Аның составындагы кызлар Казанның Идел буе районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килгән «Элеонора Калашникова иҗади остаханәсе»нә йөри. Бу проект – Элеонора ханымның шәхси идеясе. 2013 елда аның укучысы Даяна Кириллова «Балалар Евровидениесе»ндә Россияне тәкъдим иткән булган.

Диляра Вилданова, Камилла Данилова, Милана Илюхина, Мария Малькова – «Очечи» кызлары шушылар инде. 9 яшьлек вокалистлар инде 4 яшьлек чакларыннан бирле жырлый. Элек аерым-аерым җырласалар, хәзер шушы төркем белән чыгыш ясыйлар.
– Миңа Россия буйлап төрле музыкаль конкурсларны карарга туры килә. Укучы балаларымның югары рейтинглы халыкара конкурсларда катнашуы мөһим. «Балалар Евровидение»сендә мине үз кеше дисәң дә була. Чөнки 2010 елдан бирле иҗат иткән җырларым анда яңгырый яки укучыларым җырларым белән чыгыш ясый, – дип сөйли композитор, төркемнең музыкаль җитәкчесе Элеонора Калашникова.

Аның фикеренчә, безнең илдәге «Балалар Евровидениесе», «Славянский базар», «Новая волна» кебек өч конкурслар резонанс тудыра. Житмәсә, Россия балалары да анда катнашучыларга охшарга тырышырга омтыла. «Очечи» төркеменә йөрүче кызларның төп максаты финал сайлап турындагы туры эфирга эләгү булган.
Аңа кадәр шактый тир түгәргә туры килгән аларга. Видеоклиплары белән гаризаларын алар 15 апрельгә кадәр үк җибәргәннәр. Шуннан соң берничә йөз катнашучыдан жюри әгъзалары 50 кешене сайлап алган. 50 кешедән иң яхшыларны билгеләү өчен, кызларны Мәскәүгә чакырып, җырларын тыңлаганнар. Шуннан кызлар иң яхшы башкаручы 15 конкурсант исеменә к эләккән.
– Бу дүрт кызның энергетикасы ташып тора. Алар моңа кадәр булган сайлап алу турында да бөтен жюри әгъзасын шаккаттырды. Иң кечкенә катнашучылар булса да, осталыклары, башкалардан тартынмаулары белән үзләренә җәлеп итте, – дип белдерә аларның остазлары Элеонора Калашникова.

“Балалар Евровидение”сендә башкарачак “Выходной» дип аталган җырлары «Очечи» төркеме өчен җитәкчеләре тарафыннан махсус язылган җыр. Бу әсәр ял көнне әти-әниләре балаларны нинди дә булса түгәрәкләргә алып барырга теләсә дә, кызларның ял итәргә теләве турында.
Финал сайлап алу туры 3 июнь көнне генә булса да, кызлар өчен 26 майдан башлап тавыш биреп булачак. Чөнки нәкъ менә шушы көнне он-лайн-тавыш бирү башлана. Моның өчен «Балалар Евровидениесе» сайтына кереп, катнашучыны сайлап алырга кирәк. Соңыннан, әлеге тавышлар җюриныкылар белән бегә кушылачак.
Казан кызлары бары тик җиңүгә өметләнә! Уңышлар сезгә, «Очечи» шоу-төркеме!
 
Белешмә:
Быел «Балалар Евровидение»се Грузиядә узачак. Әлеге ил балалары «Балалар Евровидениесе» конкурсында инде өч тапкыр жиңеп чыккан. Җыр бәйгесе быелның ноябрь аенда узачак.
 


 
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев