БАЛАЛАР КЕМНЕ ЯРАТА: Илсөя Бәдретдинова /ВИДЕО/

Балалар кемне ярата? Әти белән әнисен! Әби белән бабасын, дәү әнисе белән дәү әтисен ярата! Усал булмасалар, абый-апасын, елак булмасалар, энесен-сеңлесен ярата! Кунакка кайтсалар, алма апасын һәм җизнәсен ярата. Күчтәнәч алып килсәләр, дәү абыйсын һәм чәчәк апасын ярата! Татар баласы һәр туганын ихлас ярата! Туганы кебек якын күреп, җырчы абый-апаларын ярата! Менә күрегез, Икшермә балалары Сабантуена кунак булып кайткан чибәр җырчы апаларын - Илсөя Бәдретдинованы ничек ярата! Карагыз, ничек сырып алганнар! Илсөя апалары да ярата үзләрен!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.