Балалар китабы атналыгы
24-29 март көннәрендә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы уза.
Аның кысаларында Казанда атна дәвамында төрле мәктәпләрдәге балалар яраткан авторлары белән очрашып, тылсымлы әдәбият дөньясына чума ала.
Шулай ук әлеге әдәби чара балалар журналлары хезмәткәрләре белән дә танышу мөмкинлеге бирә. Әйтик, «Сабантуй» журналы Казанның 23 лицеена балалар китабы атналыгы ачылышына чакырулы иде. Редакция хезмәткәрләре укучыларга «Сабантуй» басмасы турында кызыклы фактлар сөйләп, сәхифәләр һәм бәйгеләр белән таныштырды, шулай ук журналның тарихи битләренә кагылырга мөмкинлек бирде. Чара ахырында «Сабантуй» журналы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев