Балаларга битлек кирәкме?

Пандемиягә бәйле рәвештә 5 яшькә кадәр балаларга битлек кияргә кирәкми. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының яңа уку елы алдыннан әзерләнгән мәгълүмат кәгазендә шулай диелә. Бу яшьтә балалар битлекне дөрес куллана белми, ди белгечләр. Ә менә 6 яшьтән 11 яшькә кадәр, кирәк булган очракта, олылар күзәтүе астында битлектән файдалану зарур. Сәламәтлек сагында торучылар битлек кию баланың укуына һәм психик халәтенә ничек тәэсир итүен, битлекне алыштыру, юу мөмкинлеген искә алырга, вирусның ни дәрәҗәдә таралуын исәптә тотарга киңәш итә.
12 яшьтән соң вирус нык таралган урыннарда һәм башкалардан 1 метрлык дистанция саклап булмаган очракларда битлек кию мәҗбүри.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗатының роле Укытучылар өчен семинfh
-
#Мәктәп яңалыклары Туризм көнен уздырдык
-
Милли китапханәгә сәяхәт Җәйге уку марафоны «Китапстан» проектының котлау тантанасында катнаштык