Балаларга – планшет, олыларга...

4 декабрь – Кыш бабайдан бүләк сорау көне

Кыш бабайдан балалар телефон, планшет, ноутбук һәм конструктор сорый. Курчак һәм йомшак уенчыкларга да шат булачаклар. Кыш бабайга килгән хатлар шуны күрсәткән. Ә менә олыларның теләкләре башка төрлерәк. Әти-әниләр әкияти бабайның торак шартларын яхшыртуын һәм кредитларны түләп бетерүен өмет итә. Йорт җиһазлары, яңа мебель, сәяхәт һәм автомобиль турында хыялланучылар да шактый. Кыш бабайдан сатып алып булмый торган кыйммәтләр – сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм тынычлык сораучылар да күп. Быел Кыш бабай (дөресрәге, Дед Мороз) почтасына 4 миллионга якын хат килгән инде.

Ә сез Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    402
    0
    1