Балаларны беренче сыйныфка кабул итү тәртибе үзгәрә

Быел балаларны беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр. Моңа кадәр булачак укучыларның әти-әниләре мәктәпләргә гаризаны 1 февральдән тапшыра башласа, быел моны 1 апрельдән башлап кына эшләп булачак. Шушы көннән 30 июньгә кадәр уку йортлары үзләренә беркетелгән территориядә яшәүче һәм өстенлекләргә ия булучылардан гаризалар кабул итә. Әйтик, баланың өлкән туганнары әлеге мәктәптә укый икән, ул өстенлеккә ия дип санала. Гаризалар кабул итү төгәлләнеп, өч эш көне үтүгә, мәктәп директоры беренче сыйныфка кабул ителүчеләр исемлеге белән приказ чыгарырга тиеш.
Ә инде бала мәктәпкә беркетелмәгән урында яши икән, аның әти-әнисе гаризаны 6 июльдән башлап яза ала. Мондый укучыларны буш урыннар беткәнче кабул итәчәкләр. Ләкин соңгы срок – 5 сентябрь. Мәктәптә буш урыннар беткән очракта гына баланы уку йортына кабул итмәскә мөмкиннәр. Җирле мәгариф идарәсе әти-әниләргә башка мәктәп табарга булышырга бурычлы.
Гаризаларны мәктәпкә килеп, почта аша хат юллап, электрон почта аша һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырып була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.