Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларны интернеттагы мыскыллаулардан ничек сакларга?

Россиядәге һәр дүртенче бала елга бер генә тапкыр булса да, буллинг корбаны була. Ягъни татарчалаштырып әйтсәк, чынбарлык тормышта яки виртуаль киңлектә мыскыллауларга дучар ителә. Һәр унынчы бала киб...

Россиядәге һәр дүртенче бала елга бер генә тапкыр булса да, буллинг корбаны була. Ягъни татарчалаштырып әйтсәк, чынбарлык тормышта яки виртуаль киңлектә мыскыллауларга дучар ителә. Һәр унынчы бала кибербуллинг корбанына әверелә.

Ата-аналар балаларын интернетта мыскыллаулары турында уйлап та карамаска мөмкин. Хәер, балалар үзләре дә әти-әниләре белән проблемалары белән бүлешергә атлыгып тормый. Чөнки олыларның булыша алачагына ышанмый. Ләкин аларга популяр видеоблогерлар ярдәмгә килә ала. Нәкъ менә алар кибербуллинг белән көрәш буенча #CreateDontHate дигән яңа программада катнаша.
– Бала чагында башкалар котыртмаган кеше табылмас, мөгаен, – дип сөйли Google компаниясенең дәүләт хакимияте белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Марина Жунич. – Агрессив роликлар, мыскыллый торган постлар яшүсмергә психологик яктан зыян китерергә мөмкин.
Виртуаль конфликтның һәр дүртенчесе яшүсмерләр арасында чын-чынлап мөнәсбәтләрне аңлатуга китерергә мөмкин.Ә аның нәтиҗәләрен инде күз алдына да китерүе кыен.

Марина Жунич исә интернет-берләшмә үзе грамоталырак, әзер булганда гына, балалар өчен виртуаль дөнья куркынычсыз була ала, дип саный. Интернет челтәрендә мондый хейтерларга (мыскыллаган кешеләрне шулай дип атыйлар) ничек каршы торырга, агрессиягә җавап кайтармаулары турында күбрәк сөйләсәләр, яшүсмерләр үзләре үк проблемаларының хәл итеп булырлык икәнлеге турында беләчәк.
– Кибербуллингка каршы көрәшеп була һәм моны эшләргә кирәк тә. Чөнки интернет-мохит игелеклерәк булырга тиеш. Бүген минем иң яхшы коралым – көлке һәм ирония, ләкин моны аңлар өчен миңа 2 ел кирәк булды, – дип сөйли ТилльНяшка нигын йөрткән 17 яшьлек кыз.
Бу видеоблогер үзенә язылучыларга берничә киңәш тә бирә:
1. Негативка игъибар итмәскә өйрәнегез.
2. Агрессия һәм конструктив тәнкыйтьне кабул итәргә өйрәнегез.
3. Сине мыскыллаган кешене һәрвакыт «блокировать» итеп була икәнлеген онытмагыз.

Яшүсмерләрнең кумиры Kate Clapp бу проблемаларын чишәргә аңа әнисе булышканлыгы турында сөйли.
– Балалар белән күбрәк аралашыгыз, – ди ул ата-аналарга. – Әгәр сез бала белән сөйләшсәгез, аның белән нәрсә булганлыгын да белә алачаксыз. Минем иң төп булышчым – әнием. Ул һәрвакыт миңа: «Андый әйберләргә игътибар итмә, үз максатыңа туры бар», – ди.
Әлеге проектны тәкъдим итүчеләр арасында гел видоблогер кызлар гына. Моның шуалй булуын Kate Clapp болай дип аңлата:
– Малайлар тискәре эмоцияләрне тизрәк җиңеп чыга. Ә кызлар үз эчендә казына башлый, бу вакытта малайлар мыскыллаучыны табып, аңа виртуаль кинлектә булса да, жавап кайтарырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев