Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларны “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” көтә

20 декабрьдән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Кейт Дикамилло әсәре буенча “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен күрсәтә башлаячак. Спектакльне татарчага Нәзиф...

20 декабрьдән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Кейт Дикамилло әсәре буенча “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен күрсәтә башлаячак. Спектакльне татарчага Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән, режиссеры – Россиянең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Премьера исә «Әкият» балалар үзәгендә узачак.

Әсәрдә сүз чын мәхәббәт, дуслык, татулык турында бара. Әкият көлдерә дә, елата да, тормышның чын йөзен дә күрсәтә, ә тормышта тылсымга да, явызлыкка да урын бар. Төп герой Куян Эдвард ролен күптән түгел Казан театр училищесын тәмамлаган яшь актер Булат Гатауллин уйный, спектакльдә яңа танылып килүче актерлар белән беррәттән Татарстанның атказанган артистлары Алия Кәлимуллина, Илнар Низамиевлар да катнаша.
“Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” балаларга адресланса да, олы кеше дә аңа битараф калмаячак. Ник дигәндә, әсәр кызыклы сюжетка корылган: Аблин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый, тик бераз соңара. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк тибүче Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Аблин белән алар кабат очраша алырлармы? Әлеге сорауның җавабы кызыксындырса, спектакльнең кайсы көннәрдә һәм ничәдә куелачагы турында мәгълүмат тәкъдим итәбез:

20.12.17 Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте 10:00, 13:00, 16:00


• 21.12.17 Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте 10:00, 13:00


• 22.12.17 Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте 10:00, 13:00, 16:00


• 25.12.17 Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте 10:00, 13:00, 16:00


• 27.12.17 Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте 10:00, 13:00, 16:00


• 28.12.17 Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте 10:00, 13:00, 16:00


• 29.12.17 Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте 10:00, 13:00, 16:00


• 30.12.17 Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте 10:00, 13:00, 15:00


Урыны: “Әкият” балалар үзәге, Петербург урамы, 57 йорт.






Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев