Баланың иммунитетын күтәрәбез - киңәшләр

Баланың иммунитеты яхшырсын өчен аңа нәрсә эшләргә кирәк?

– гөлҗимеш төнәтмәсе эчерегез. Әмма шуны истә тотарга кирәк: С витаминына бай эчемлек организмнан калийны чыгара, шуңа да аны эчерткәннән соң, балага йөзем, күрәгә, банан ашатыгыз. Төнәтмә ясау өчен, киптерелгән ике аш кашыгы гөлҗимеш өстенә бер литр кайнар су агызып, төнгә термоста калдырабыз. Ике-өч атна эчерткәннән соң, бер ай тәнәфес ясыйсыз.
– шикәрне балга алыштырыгыз. Балга аллергиясе булмаганнарга гына кагыла бу. Бал кушып ясалган әлеге рецептны кулланырга киңәш итәбез. 200 грамм күрәгә, 200 грамм йөзем, 200 грамм әстерхан чикләвеге, 200 грамм кара җимеш һәм бер лимонны иттарткыч аша чыгарасыз да өч аш кашыгы бал кушасыз. Иртән берәр чәй кашыгы ашатасыз.
– салат һәм ашка сарымсак салыгыз.

– атнага ике тапкыр кызыл балык ашатыгыз. Балык баш мие эшчәнлеген, кан тамырларын, нерв тукымасын ныгыта. Ике яшькә кадәрге балаларга балык ашатудан тыелып торыгыз, югыйсә ашкайнату белән проблемалар туарга мөмкин.
– атнага ике тапкыр 20-30 грамм чикләвек ашатыгыз. Әмма аны биш яшьтән олырак балаларга гына бирергә ярый.
– салатка зәйтүн мае салыгыз. Зәйтүн мае эчәклек тышчасын ныгыта.
//Шәһри Казан//
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!