Баланың кулында петарда шартлаган

Бала, бәхеткә, исән калган, ләкин аның кулын кисәкләп җыйганнар. Әлеге фаҗига Новоуральскида булган.
11 яшьлек малай «Корсар-6» маркалы петардага ут төртә һәм тәрәзәгә атарга җыенган вакытта ул шартлый. Әлбәттә инде, беренче чиратта баланың петарда тоткан уң кулы зыян күрә.

Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. Табибларга кул чугын яңадан җыярга туры килә. Яшүсмернең ике бармак сөяге өзелгән була.
"Әлеге хәл барыбызга да уйланырга җирлек тудыра", дип яза "Бөгелмә авазы".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    117
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    293
    0
    3