Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланың сәламәтлеген бергәләп кайгыртыйк

Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!1.Сәламәтлек –  һәм хәрәкәт.Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның с...

Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!
1.Сәламәтлек –  һәм хәрәкәт.
Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге - ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?  Без бүген шушы сорауга җавап табарга тиешбез.
Төрле кешенең иртәсе төрлечә башлана. Кемдер кофе эчә,  кемдер иртәсен зарядкадан башлый. Ә кайберәүләр уянып та җитмичә эшкә яки мәктәпкә йөгерәләр.  Халыкта: “Иртәңне ничек башласаң, көнең шулай үтәр”- диләр бит. Хөрмәтле әниләр,  сезнең иртәләрегез ничек башланып китә?
Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә,  кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәт активлыгы-сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе. Бу үзенә күрә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бер юлы. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы.Без урамда чаңгы, чана шуган баланы сирәк  күрәбез. Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк. Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Балаларны яланаяк йөртү, кар бәреш уйнау рәхәтеннән чикләмәгез, шәп йөгерүдән тыймагыз. Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә балаларыгыз саф һавада булсын, чаңгы, чана шусын. Хәзерге балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Елдан ел 1 нче сыйныфка килүче балалар арасында сәламәт укучылар  азая бара. Бу нилектән икән  соң? Кем гаепле соң?
сщлам
2 “Дөрес туклану” .
Әниләр! Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы?   Беребезгә дә сер түгел,  кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр, ләкин без балаларыбызны иртән,  кичен тиешенчә тукландырырга тиеш. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Иртә-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз.  Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш.Укучы баланың ярты көне мәктәптә үтә диярлек.Ул мәктәптә кайнар ризык белән туклана.  Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Дөрес туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.
3 “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, ди халык.
Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе. Ләкин еш кына сәламәт булу өчен бөтен шартларны үтәгән кеше дә авырый. Ни өчен шулай икән? Бу сорауга җавап бирү өчен,  җан саулыгы, җан тынычлыгы белән тән саулыгы арасындагы нинди бәйләнеш барлыгын ачыкларга кирәк дип уйлыйм. Нерв системасы какшаган баланың физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы, тынычлыгы ул.
Бүген безнең төп максатыбыз - сәламәт, нәселебезнең, татар халкының лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәктәп белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.
 
Сорау-җавап
1 сорау: Улыма 8 яшь. Аның сөт тешләрендә кариес. Дәваларга кирәк микән?
- Һичшиксез дәваларга кирәк. Чөнки сөт тешләренең иртә зарарлануы һәм төшүе – тәмне дөрес тоймауга, даими тешләрнең дөрес чыкмавына китерә. Сөт тешләрен вакытында һәм дөрес итеп дәваламаган очракта, алга таба ортодоник дәвалануга күп акчагыз китәчәк. Ә андый дәвалауны да алмаска, балагыз гомер буе терапевт, ортопед һәм пародонтологка йөрергә мәҗбүр булачак. Чөнки авыру эчендәге барлык кимчелекләр дә бер-берсенә нык бәйләнгән.
2 сорау: Миңа 14 яшь. Мин сыйныфташларым арасында иң кечкенә буйлысы. Моңа бик борчылам. Нәрсә эшләргә соң?
-Елга бер булса да буегызны үлчәп торырга кирәк. Әгәр бала 4 яшьтән башлап елына 4 см дан да азрак үсә икән, кичекмәстән эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Баланың буе үссен өчен, ул тиешле дәрәҗәдә аксым, витаминнар, кальций һәм йод алырга тиеш. Физик хезмәт тә “үсү гармоны” эшчәнлеген яхшырта.
Балалар кимендә — 10, яшүсмерләр 8 сәг. йокларга тиеш. Йокларга кичке 10 нан да калмый яту мөһим. “Үсү гармоны”ның 70%ы 22-24 сәгатькә кадәр эшләп чыгарыла.— Сикерү. Күнегүләр бары тик өскә таба гына юнәлдерелгән булырга тиеш.
— Бер күнегү: йокы алдыннан сузылып аяклар белән караватның бер, ә куллар белән икенче башына сузылып кагылырга кирәк. Әлеге күнегүне иртән ясасаң, тагын да нәтиҗәлерәк.
3 сорау: “Битемә бетчәләр чыга”. Нишләргә?
- Хәтта 12 яшьлек кайбер балаларның да битләре бетчәле.
Бетчә яшүсмерләргә, бит тиресе майлы кешеләргә чыга. Бетчә чыгуны булдырмас өчен, юынганда сабын күбеген биттә 1-2 мин. тотарга кирәк. Шуннан битне башта җылы, аннары салкын су белән юасың. Юыну өчен “Детское” сабыны яхшы. Битне сабын белән кичтән юарга. Спорт белән шөгыльләнү, саф һавада булу, кояшта кызыну әһәмиятле. Майлы-тозлы-борычлы ризыкларны ашарга ярамый. Витаминлы ризыклар күбрәк ашарга.
— Кайбер кешеләрдән ишеткән бар: бетчә чыгу шулай ук ашказаны – эчәк эшчәнлеге бозылганнан да булырга мөмкин. Бетчәләрне сытарга ярамый.
4 сорау: Кызым гел компьютер янында, гел кесә телефоны белән уйный. Зыяны бар микән?
- Кесә телефоныннан бик еш файдалану кирәгеннән алда картаюга китерә. Сәбәбе шунда: телефон бүлеп чыгарган микродулкыннар кеше миенә зарар итүче аксымнарны үзләштерүгә булыша. Шушы аксым аркасында ми бик нык “искерә” башлый. Хәтта 30 яшьлек кеше мие карт кешенеке яшенәчә картаерга мөмкин. Табиблар кәрәзле телефоннан көненә 5 мин. тан артык сөйләшмәскә киңәш итә. Бу санны үтеп киткән очракта баш мие телефон куллана башлап өч ай үтүгә картая, ә бер елдан хәтер кыскара башлый.
Сәламәтлек- ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз!
бала
 
nsportal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев