Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балтач районы башлыгы гранты бирелгән Нөнәгәр кызы татар теле укытучысы булачак

2015-2016 уку елында Балтачта район башлыгы грантына Нөнәгәр урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Гайфетдинова лаек булды. Бүген исә Диләрә - Казан федераль университеты студенты. Киләчәктә ул...

2015-2016 уку елында Балтачта район башлыгы грантына Нөнәгәр урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Диләрә Гайфетдинова лаек булды. Бүген исә Диләрә - Казан федераль университеты студенты. Киләчәктә ул башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучысы булачак, дип хәбәр итте бүген районның “Хезмәт” газетасы.
Районда Диләрәне иҗади укучы буларак беләләр. Ул район, республика, төбәкара, Бөтенроссия, халыкара конференцияләр һәм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган.
Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча олимпиадаларның муниципаль этабында, аннары республика олимпиадаларында җиңү яулап, төбәкара олимпиадада татар теле буенча 1 нче урын, Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференциядә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән ул. Нөнәгәр мәктәбе укучысы “Мәһдиев укулары” исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә диплом, “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең Мактау таныклыгы белән бүләкләнгән.
 
Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев